РӘХМӘТ ХАТЫ

РӘХМӘТ ХАТЫ

Татар Согыты Сабан туена җыелган авыл халкын һәм килгән кунакларны Чуашстан тарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән берләшмә әгъзасы Рамил Идиатуллин сәламләде.

Ул Татар Согыты мәктәп директоры Гөлнур Нурулла кызына Бөтендөнья татар конгрессының РӘХМӘТ ХАТЫН тапшырды һәм Гөлнур апаны Туган көне белән котлады. Без дә котлауларга кушылабыз. Аллаһ Раббыбыз, исәнлек-саулык бирсен! Рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын! Киләчәктә дә туган авылыгызга, милләтебезгә, динебезгә файдалы кеше булып яшәргә насыйп итсен!